Чаллыда яшүсмер питбайк белән баганага бәрелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмер питбайк белән баганага бәрелде

Ул хастаханәдә.

Юл һәлакәте А.Алиш урамы – А.Әбсәләмов проспекты киселеше боҗрасында була. 16 яшьлек үсмер идарәне югалтып бордюрга килеп менә, соңыннан яктырткыч баганасына килеп бәрелә. Аның таныклыгы булмый. Егет төрле җәрәхәтләр ала. Аны ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаталар. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев