Биредә азык-төлек арзанга тәкьдим ителә.
Бүген Татарстанда язгы ярминкәләр старт алды. Алар апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Сату урыннары Чаллыда, гадәттәгечә, өч урында - Ипподром һәм «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданнарда, «Южный» базарында урнашкан. Сәүдә итүчеләр иртәнге 7 дән эшли башлады. Ярминкәләрдә азык-төлек арзанга тәкьдим ителә.
Чаллы хакимиятенең кулланучылар булеге башлыгы Раиса Солтанова әйтүенчә, иткә бәяләр 350 сумнан, йомыркага 95 сумнан башлана. Моннан тыш яшелчә, бал киң ассортиментта тәкьдим ителә.
Нет комментариев