Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы идарә итү компаниясе экс-директоры үлде

Ике айдан аңа 72 яшь тулыр иде.

«Электротехниклар» идарә итү компаниясенең элеккеге җитәкчесе Илгизәр Иманов вафат булды. 

Илгизәр Йолдыз улы 1952 елның 28 июнендә Актаныш районы Адай авылында туып-үскән. Әтисе үлгәч, аңа кечкенәдән хуҗалык эшләрендә эшләргә туры килгән. 

Түбән Камада училищы тәмамлаганнан соң ул «Камгэсэнергострой»ның «Теплоэнергострой» оешмасында эшли. Чаллыда һәм Түбән Камада йортлар һәм сәнәгать предприятиеләре төзүдә катнаша, корыч һәм тимер-бетон конструкцияләре монтажчысы һөнәрен үзләштерә.  Аннары «Металлургстрой» «Йортлар төзү комбинатын»ында прораб һәм җитәкче урынбасары булып эшли. Кама буендагы зур төзелешкә үзеннән саллы өлеш кертә Аның хезмәт тәҗрибәсен искә алып, шәһәр хакимиятенә – торак ремонтлау һәм төзелеш идарәсе башлыгы итеп чакыралар. 

2003 елда  аны  Чаллыда «Общежитие» шәһәр унитар предпиятиесен җитәкче итеп куялар. 2005 елда «Электротехниклар» идарә итү компаниясен оештыра.  һәм 2021 елга кадәр уңышлы җитәкчелек итә. 

Соңгы елларда ул Алабугада яшәгән. Шуңа күрә мәрхүмне Алабуга зиратында җирләделәр. 

Фото Илгизәр Имановның вацап месенджерыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем