Чаллыда иң уңышлы эшмәкәрләрне  билгеләделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң уңышлы эшмәкәрләрне билгеләделәр

«2025 ел эшмәкәре» бәйгесенә йомгак ясалды.

Чаллыда «2025 ел эшмәкәре» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең чыгышында эшмәкәрләрнең шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләре турында сөйләде. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. 

Сергей Антипов – «Бизнес-персона», Рөстәм Гәрәев – «Социаль-җаваплы бизнес», Сергей Сарапулов – «Уникаль продукт», Ренат Гарифуллин – «Бизнес-инновация», Евгений Ивлев – «Бизнес-успех», Рамил Гыйззәтуллин – «Тотрыклы үсеш», Лилия Васильева – «Маркетинг алымы»,  Светлана Гомберг – «Хатын-кыз эшмәкәр»,  Елизавета һәм Дмитрий Ефимовлар «Гаилә эшмәкәрлеге» номинациясендә җиңү яулады. 

Радик Габдрахманов фотосы.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кече һәм урта эшмәкәрлек Чаллы мэры Җиңүчеләр

Нет комментариев