Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йорт ишегалларын төзекләндерә башладылар

Барлыгы быел 84 йорт яны территориясе тәртипкә китереләчәк.

"Безнең ишегалды" программасына старт бирелде. 58/23/3 йортында ремонт эшләре башланды. Иң беренче юлларны тәртипкә китерәләр. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәләхов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, быел Чаллыда барлыгы 84 йорт төзекләндереләчәк. Бу максатка республика бюджетыннан 1,9 миллиард сум акча бүленеп бирелә. Программа кысаларында юллар ясала, машина кую урыннары зурайтыла, яңа эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар урнаштырыла. Балалар мәйданчыгы да ясыйлар. Шунысын искәртергә кирәк, бөтен эшләр дә халык теләкләрен, тәкъдимнәрен исәпкә алып башкарыла. Чаллыда 3 ел эчендә 338 ишегалды тәртипкә китерелде. (Тулырак монда язылган) 

Хәзерге вакытта йортта яшәүчеләр белән очрашулар уздырыла. (Бу хакта тулырак моннан укый аласыз). Чаллы мэры анда район җитәкчеләренә дә катнашырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды