Чаллыда җир асты кичүендәге ремонтны кем боза?
«ПАД» директоры граффити ясаучыны күрсәтте.
«Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимов социаль челтәрләрендә җир асты кичүендәге видеокамера язмасы белән бүлеште. Аның объективына яңа ясалган ремонтны бозучы эләккән. Шунысы гаҗәп: граффити ясаучы яшүсмер түгел, 30-35 яшьләр тирәсендәге ир-ат. Ул подземкадан кешеләр китүен көтеп тора да, фломастерын чыгарып стенага яза.
«Бу күренеш белән бергәләп көрәшик, шәһәребезне чиста тотыйк. Вандализм урамга гына түгел, җәмәгатьчелеккә зыян сала. Шәһәребез объектларының матурлыгы һәм сакланышы өчен һәммәбез җаваплы», – ди Марат Анисимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев