Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда IT-мәктәпләр булачак

Чаллының 7 мәктәбе “Цифрлы укыту мохите” федераль проектының “Мәгариф” милли проектында катнаша.

Бу 9, 19, 21, 34, 38, 45, 46нчы мәктәпләр. Аларда балаларны it-һөнәрләргә өйрәтәчәкләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәр мәктәпкә 2шәр  миллион сумлык җиһаз кайтартылган. Меңнән артык педагогка ноутбуклар бирелде. Алар 40 миллион сумга төште. 

Статистика мәгълүматларына күз салсак, Татарстан IT-белгечләргә ихтыяҗ буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урында тора.

Бу өлкәгә кереп киткән белгечләрнең хезмәт хакы 90 мең сумнан башлана (Junior курсын үткән белгечләр). Икенче баскыч – Middle – тәҗрибәлерәкләр дәрәҗәсе, алар алдына тагын да катлаулырак бурычлар куела һәм андыйларга аена 173 мең сумнан башлап хезмәт хакы тәкъдим ителә. Senior – бу югары дәрәҗә, аларның хезмәт хакы да 250 мең сум.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев