Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җитәкчене соңгы юлга озаттылар

Аңа 46 яшь иде.

«КАМАЗ» ГАҖ Тимерчелек заводының кою-пресс корпусы җитәкчесе Константин Несветаев вафат булды. Аңа нибары 46 яшь иде. 

Константин Несветаев Кама политехника инстиутын тәмамалап, 2001 елда Тимерчелек заводында инженер-технолог булып хезмәт юлын башлый. Төрле елларда республиканың төрле предприятиеләрендә эшләп ала. Аннары Чаллыга әйләнеп кайта.

2020 елда Тимерчелек заводының кою-пресс корпусы җитәкчесе урынбасары, 2021 елның мартында җитәкче булып эшли. Кайда гына эшләсә дә ул тырышлыгы, ярдәмчеллеге, кешелеклелеге белән аерылып тора. 

Константин Александровичны туганнары, гаиләсе, хезмәттәшләре Боровецк чиркәвеннән соңгы юлга озаттылар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига үлем-китем