Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда югалган пенсионер үле килеш табылды

77 яшьлек хатын-кыз 19 гыйнварда өеннән чыгып киткән була.

Чаллыда югалган 77 яшьлек хатын-кыз үле килеш табылган. Моннан берничә көн элек Автозавод полиция бүлеге аны эзләү хакында хәбәр иткән иде. Бу эшкә волонтерлар да җәлеп ителде.  

Мәгълүм булганча, пенсионер 19 гыйнварда ГЭС бистәсенә таба баручы трамвайга утырып китә. Аны элек бакчасы булган "Дружба" ширкәтенә юл тоткандыр, дип фаразлыйлар. Һәм бу шулай булып чыга да. 

“Күпләп кар яву нәтиҗәсендә анда керү зур авырлыклар тудырды. Шулай да без эзләү чараларын туктатмадык. Кызганычка каршы, шәһәрдәшебез үле килеш табылды”, - дип белдерде волонтерларның берсе.

Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, аның мәетен ширкәт территориясендәге елга янында кар астыннан табып алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы