Чаллыда юл һәлакәтләрендә 10 кеше һәлак булган
Бу хакта шәһәрнең баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков хәбәр итте.
Шәһәр хакимиятендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган киңәшмә узды. Анда шәһәрнең баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков 2024 елга нәтиҗә ясады.
2024 елда Чаллыда 487 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 10 кеше һәлак булды, 577 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.
Аварияләр саны 2023 елга караганда 8,7 процентка, яралылар саны 4,2 процента арткан. Шунысы сөенечле, үлем очраклары 23 процентка кимегән.
16 яшькә кадәрге балалар катнашында 82 юл-транспорт һәлакәте булган. Бер бала һәлак булган, 88 бала төрле дәрәҗәдә яраланган. Үлем очракгы 2023 ел дәрәҗәсендә. Юл һәлакәте саны 11, 8 процентка, яраланучылар 9,2 процентка кимегән.
Баш инспектор әйтүенчә, һәлакәтләр килеп чыгуда кешеләр үзләре гаепле. Кагыйдәләрне үтәмиләр, светафорның кызыл утына чыгалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев