Чаллыда юл кырыннан барган хатын-кызны бер-бер артлы ике машина бәрдергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл кырыннан барган хатын-кызны бер-бер артлы ике машина бәрдергән

Фаҗига кичә кичке җиделәр тирәсендә булган.

Кичә кичке җиделәр тирәсендә Чаллы–Сарман трассасында коточкыч юл һәлакәте булган. «Татар-информ» хәбәрчесенә фаҗига урыныннан шул турыда хәбәр иттеләр.

Башта Daewoo машинасы юл кырыеннан барган хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң җәяүлене җиңел машина артыннан барган «ГАЗель» бәрдерә. Бәрелүдән хатын-кыз юл читенә очып барып төшә.

«ГАЗель» йөк автомобиле Deawoo машинасына килеп бәрелгән, ә аның артыннан килгән Toyota йөртүчесе дә машинасын туктатып өлгерә алмый.

«Юл-транспорт һәлакәте аркасында җәяүле һәлакәт урынында ук үлгән. Аның кем булуы ачыклана. Транспорт чараларына техник зыян килгән», – дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев