Чаллыда кабель-жгут продукциясе җитештерәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кабель-жгут продукциясе җитештерәчәкләр

Әлеге проект, төрле сәбәпләр аркасында, сәнәгать зоналарына йөри алмаучы гражданнарны эшле итүне күздә тота.

Чаллыда “Йорт янында – эш”  проекты буенча яңа җитештерү эшен җайга салып җибәрергә уйлыйлар. Аның кысаларында транспорт чаралары өчен кабель-жгут продукциясе җитештерү күздә тотыла. Бу эшләргә якынча 150 кешене җәлеп итәргә исәп тоталар. Нигездә, әлеге проект балалы хатын-кызларны, инвалидларны, пенсионерлар һәм студентларны эшле итүне күздә тота. 

фото: https://nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җитештерү

Нет комментариев