Чаллыда кайчан кар явачак?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайчан кар явачак?

Синоптиклар фаразы.

Алдагы ике көндә республика төньяк циклон йогынтысында булачак. 23 октябрьдә урыны белән яңгыр явачак. Төнлә +3..+8, көндез +8.. +13 градус булачак.

24 октябрьдә дә яңгырлар көтелә. Секундына 15-18 метр тизлектә җил исәчәк. Һава температурасы – төнлә +3..+8, көндез бераз түбәнрәк, +6 дан +11гә кадәр.

25-26 октябрьдә районнарда циклонның тыл өлеше тәэсирендә тагын яңгырлар көтелә. Урыны белән хәтта кар явачак. Салкынайта. Төнлә температура 0 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +2..+7˚.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев