Чаллыда кайнар суны ничә көнгә туктаталар?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайнар суны ничә көнгә туктаталар?

Опрессовка шәһәрдә берничә этапта уза.

11 майдан җылылык челтәрләрен гидравлик сынаулар башланды. Предприятие хезмәткәрләре барлыгы 734 км-га якын челтәрне тыгызлык һәм ныклык буенча тикшерәчәк. Шәһәрнең иске өлешендә опрессовкалау – 2, яңа шәһәрдә 4 этапта башкарыла. 

Норматив буенча халык кайнар сусыз 14 көннән артык тормаска тиеш. «Без гадәттә гидравлик сынау башланганның 2-3 көнендә шәһәрдәшләргә кайнар су бирә башлыйбыз. Шулай да вакытлыча уңайсызлыклар өчен шәһәрдәшләрдән гафу үтенәбез», – диде "Татэнерго" АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җылы су

Нет комментариев