Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кар явачак

Синоптиклар һава торышы үзгәрүе турында хәбәр итте.

3-5 майда һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Хәтта карлы яңгыр, кар кебек явым-төшемнәр көтелә. Җил секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк. Бу көннәрдә юлларда сак булырга киңәш итәләр. Бозлавык пәйда булырга мөмкин. 

3 май төнлә 0..+2, урыны белән 0..-3 градус салкын булачак. 4 май төнлә температура 0..-5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +3..+8 градустан да күтәрелмәячәк. 

5 май көнне республикада урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә -1..-4 градус, көндез +6..+11 булачак. Киләсе атнада да көннәр салкын торачак.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев