Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда киноконцертлар залы булырмы?!

Мэр Наил Мәһдиев җавап бирде.

– Әлеге сораулар һәм теләкләр бер шәһәр халкыннан гына яңгырамый. Безнең дә, шәхсән үземнең дә теләгем шундый. Гомумән алганда да, яхшы киноконцерт залы булу бик яхшы. Шәһәрнең 400 еллыгын бәйрәм итү кысаларында булдырырбыз дип ышанабыз. Ләкин махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле кайбер кыенлыклар барлыгын онытмагыз. Күп кенә инвестиция программалары теләгән күләмдә финансланмый. Без барыбыз да хәлне аңлыйбыз. Социаль-мәдәни объектлар төзү планда бар. Бу мәктәпләргә, балалар бакчаларына, спорт объектларына да кагыла. Капиталь төзелеш буенча программа әле расланмаган. 2025-2026 елларда гына хшл ителәчәк. Кайбер объектлар 2027 елда гына барлыкка килергә мөмкин. Без моның өстендә эшлибез. Шуны әйтә алам: шәһәр 400 еллык юбилеен һәм КАМАЗ заводыннан беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуын билгеләп үтәргә әзерләнә. Әлбәттә Чаллы бу вакытка мөһим һәм социаль әһәмияткә ия объектлар белән тулыланачак, – дип аңлатты мэр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев