Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы коллекторларының берсендә хатын-кыз мәетен тапканнар

Мәрхүмәнең бер улы махсус хәрби операциядә.

Чаллының 14нче бистәсендә кисәкләргә бүлгәләнгән хатын-кыз мәете, дөресрәге гәүдәсе табылган. Сhelny-biz.ru хәбәр итүенчә, мәет коллекторда берничә көн яткан. 

Әлеге коточкыч вәхшилек буенча, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерү эшләре бара. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига яңа шәһәрнең 14нче бистәсендә килеп чыккан. Үлгән хатын иреннән аерылып, арендалаган фатирда яшәгән. Аның ике улы бар. Берсе махсус хәрби операциядә. Ул күптән түгел ялга кайткан һәм әнисенә фатир алу өчен беренчел взноска акча биргән.

Хатын бер ир белән танышкан булган. Ул Чаллыда эшләгән, күптән түгел эшеннән киткән. 21 декабрьдә абыйсы белән Чаллыга килгән, 22 декабрьдә хатынны вәхшиләрчә кыйнап үтергәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча, алар мәетнең аякларын һәм башын кисеп алганнар. Әлегә мәетнең баш, аяклары табылмаган.

Әлеге җинаятьне кылуда шикле кешеләр Чаллыдан китеп өлгергәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр МАХСУС хәрби операция үлем-китем Өлешечә мобилизация