Чаллыда коточкыч авария: берьюлы 4 машина бәрелеште
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коточкыч авария: берьюлы 4 машина бәрелеште

Зыян күрүче бар.

7 июньдә кичке сәгать 8дә Сөембикә проспектында бөке урнашты. Урында табиблар, инспекторлар эшләде. Берьюлы 4 машина бәрелеште. Автомобильләрнең карар җире юк. 
Чаллы автоинспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, “ВАЗ-2114” машинасын йөртүче 20 яшьлек егет сул полосадан уң полосага чыкканда “ВАЗ-2113” автомобилен үткәрми. Нәтиҗәдә бәрелеп, юл читендә торучы “Datsun on-DO” машинасына, соңыннан Volkswagen Touaregка килеп бәрелә. Туктаган машиналарның хуҗалары урында булмый. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “ВАЗ-2113” автомобиленең 16 яшьлек пассажиры зыян күрде. Ул БСМПның нейрохирургия бүлегендә дәвалана. 

Фотолар Чаллы автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев