Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игорь Овсов: «Чаллыда 13 мең мигрант эшли, әмма бу гына җитми»

Шәһәрдә чит илдән килүчеләр саны артуы ихтимал.

Чаллы предприятиеләрендә рәсми рәвештә 13 мең чит ил кешесе эшли. Тагын 30 мең кирәк. Бу хакта Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә Эчке Эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Овсов белдерде. 

Овсов шулай ук Чаллыда «соры базар» булуын да әйтте. Анда күпме чит ил гражданы эшләве турында билгеле түгел. Иң күп мигрантлар автогигантта. Аларның саны 3266. Шулай ук «Челны-Логистик», «Промсервис», шәхси эшмәкәр Хәбибрахмановта,  «Домкор-индустрия», «Стройиндустрия-16», «ТПР Групп» компанияләрендә мигрантлар шактый күп.

Игорь Овсов әйтүенчә, 2023 елда Чаллыда миграция хисабына 60821 кеше куелган. 2022 елга караганда 61,7%ка артыграк. Аларның 47 меңгә якыны беренче тапкыр исәпкә кертелгән. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. 

"Телибезме, теләмибезме Чаллыда алга таба икътисадны үстерү өчен мигрантлар хезмәте кирәк, чөнки илебездә эшче куллар җитми", - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мигрантлар