Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күренекле табиб һәлак булган

«Күпме кешегә ярдәм итте», - диләр аның турында.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсе зур югалту кичерә. Озак еллар 5нче шәһәр хастаханәсе гинеколог-хирургы Таһир Закиров эшкә барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Ашыгыч ярдәм хезмәте аны БСМПга алып китә. Комга китә. Табибларның тырышуына карамастан, кичә кич реанимациядә вафат була.

Ул хезмәт юлын 1985 елда башлый. 5нче шәһәр хастаханәсендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегендә акушер-гинеколог булып 30 ел эшли. Үзенең 47 ел гомерен сәламәтлек саклауга багышлый. 

«Олы җанлы табиб. Үз эшенең остасы иде. Ул бик күп кешегә ярдәм итте. Урыны җәннәттә булсын», –  диләр аның турында хезмәттәшләре.

Мәрхүмне соңгы юлга озату бүген 13 сәгатьтә «Тәүбә» мәчете янында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл транспорт һәлакәте күренекле хирург үлем китем