Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибын атып үтерделәр

Аерылган ире соңыннан үзенә дә кул салды.

Бүген иртән Чаллының Фрунзе урамындагы шәхси йортта канлы вакыйга булган.  Нәтиҗәдә утлы  коралдан алган ярарлардан күренекле  табиб мәңгелеккә күзләрен йомган. Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, Сәламәтлек саклау отличнигы  Рушания Сагдиева озак еллар 4нче поликлиникада терапевт, невропотолог булып эшләде, аннары "Здоровье" шәхси клиникасы ачкан иде. Соңгы елларда 6нчы поликлиникада да авыруларны кабул итте. 

Үзебезнең чыганаклардан билгеле булганча, Рушания Гаяновна аерылышкан ире кулыннан, башына һәм күкрәгенә ату нәтиҗәсендә һәлак булган. Ире соңыннан үзенә кул салган.

- Бу хәбәрне ишеткәч шок булды. Рушания Гаяновна белән озак еллар 4нче поликлиникада бергә эшләдек. Ул 40 елдан артык халыкка югары квалификацияле ярдәм күрсәтте. Аның кебекләр турында "Врач от бога" диләр.  Кемгә нинди ярдәм кирәк ул һәрвакыт булыша иде. Олы йөрәкле, кешелекле шәхес иде. Аның вакытсыз үлеме Чаллы халкы өчен зур югалту. Урыны җәннәттә булсын, - диде ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. 

Рушания Сагдиеваның кызы да табиб. Ул кичә 1 яшь тә 2 айлык баласы белән әнисе янына кайткан булган. Ул әнисен сакларга тырышкан, нәтиҗәдә үзе дә яраланган.

Зөлфиянең җилкәсенә зыян килгән. Аңа БСМПда медицина ярдәме күрсәткәннәр. 

Әлеге хәл буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем