Чаллыда күренекле төзүче вафат
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күренекле төзүче вафат

Аңа 75 яшь булган.

«РБР-16» компаниясеннән кайгылы хәбәр килеп иреште. 

– Күперләр төзү буенча директор урынбасары, төзүче Салават  Осмонов вафат. Аңа 76 яшь туларга 1 ай гына калган иде. Соңгы вакытларда ул авырды, ләкин зарланмады, төшенкелеккә бирелмәде, – диелә кайгынамәдә. 

Салават Осмонов тормышын юллар төзүгә багышлаган кеше. Ерак Себердә һәм башка җирләрдә юллар һәм күперләр төзелеше белән идарә иткән. Байкал-Амур магистрален төзүдә дә катнашкан. 

Ул фидакарь хезмәте өчен «БАМ төзелеше өчен» медале, «Транспорт төзелеше социалистик ярышы отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән. 2012 елда аңа Россиянең атказанган төзүчесе исеме бирелгән.

«РБР-16» компаниясендә  Салават Осмонов  җитәкчелегендәге төзүчеләр узган елда Мәләкәс елгасы янына күпер корылмасы төзеделәр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр үлем-китем

Нет комментариев