Чаллыда мангалларны кем ваткан?
Гариза полициядә.
«Берег Камы» пляжындагы («Яр буе» паркы) мангалларны ватканнар. Шәһәр хакимияте бу ике яшүсмер эше, ди. Алар видеокамерага эләккәннәр. Видеоязмадан күренгәнчә, егетләр мангал рәшәткәсе астына таяк кыстырып, өстенә басып ваталар.
«Конструкцияләргә сизелерлек зыян салынган. Алар вакытлыча куллану өчен яраксыз. Бу – тәртипсезлекнең ачык мисалы», – дип белдерде шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.
Әлеге факт буенча полициягә гариза язганнар. Аңлы рәвештә милекне бозучы яшүсмерләр балигълык яшенә җитмәгәннәр белән эшләүче исәбендә торачак. Ата-аналары финанс яктан җаваплылыкка тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев