Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучы ирнең хатынын бала тудыру йортыннан каршы алдылар

Хатыны белән кызын хәрби өендә көтте.

Бүген Кама балалар медицина үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Карманниковның хатынын бала тудыру йортыннан өйләренә чыгардылар. 

Анжела белән Александр Карманниковлар гаиләсендә туган кызга Алиса дип исем кушканнар. 

Әнине сабые туу белән котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм башка җитәкчеләр килгән иде.  

 "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданнан геройларыбызны озатканда  Чаллы мэры Наил Мәһдиев: "Безнең бурыч: гаиләләрегезгә ярдәм итү, алар белән бергә булу", - дигән иде. Чаллыда хәрбиләрнең гаиләләренә күп төрле ярдәм күрсәтелә. Яшь әниләрне бала тудыру йортыннан каршы алу да традициягә әйләнде", - диде ул.

Гадәттәгечә гаиләгә 100 мең сум акча һәм балага  кирәк-яраклар җыелмасы бүләк ителде.

Әниләре белән сеңелләрен каршы алырга Николай белән Богдан да килгән иде. Аларга спорт инвентаре бүләк иттеләр.

Карманниковлар гаиләсен кызлары туу белән ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, шәһәр Советы депутаты Әхәт Галяутдинов һәм Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты хезмәткәрләре котлады.

Бүген Анжеланың туган көне дә икән. Күпбалалы әнине кызчыгы белән өендә ялга кайткан ире каршы алды.

Карманниковларга балаларын пар канатлы гаиләдә үстерергә насыйп булсын.

Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы МАХСУС хәрби операция Өлешечә мобилизация #своих не бросаем