Чаллыда махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшыралар

Мэр бүләген 1500 гаилә алачак.

Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләләренә даими ярдәм итәләр.  Бәйрәмнәрдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән азык-төлек җыелмалары бирәләр.

Яңа ел бәйрәменә дә махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә шундый бүләкләр тапшырыла башлады. 

Бу эшне район башлыклары Эдуард Фәттахов, Ленар Әхмәтҗанов, Винер Харисов үзләренең хезмәткәрләре белән берлектә башкаралар. Барлыгы 1500 бүләк таратылачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики #своих не бросаем

Нет комментариев