Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мошенниклар мәктәп директорлары исеменнән укытучыларны алдый

Хокук сакчылары телефоннан акча сорап язылган хәбәрләргә, шалтыратуларга ышанмаска куша.

Чаллы хокук сакчыларына мошенниклардан зыян күргән укытучылар мөрәҗәгать итә башлаган. Алар мессенджерлардан килгән хәбәрләргә ышанып, билгесез затларга зур күләмдә акча күчергән. Шул рәвешле шәһәрдә бер педагог 440 мең, тагын берсе 2 миллион сум акчасыннан колак каккан. 

Аларның икесенә дә, мәктәп директорларының аккаунтларын ватып кереп, мошенниклар смс хәбәр юллаган. Анда: “Сезнең белән якын арада хокук саклау органнары хезмәткәрләре элемтәгә керәчәк. Аларның гозерләрен үтәрсез. Мәгариф учреждениесе бухгалтериясенә, счетларына кагылышлы сорауларына җавап бирерсез”, - дип язылган булган. Укытучылар исә моны җитәкче күрсәтмәсе буларак кабул иткән. 

Бераз вакыттан соң, дөрестән дә, педагогларга билгесез затлар шалтыраткан. Мәктәп казнасына бәйле махинацияләр ачыклануы турында хәбәр иткән. Югалган сумманы кайтатырга кирәк дип искәртән. Мәсьәлә хәл ителү белән ул сезгә кайтарылачак дип ышандырган. Шәһәрдәшләребез мошенниклар сүзенә ышанып акча күчергән, берсе хәтта кредит алган булган. 

Бүгенге көндә әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган. 

Боларны истә тотып, хокук сакчылары кем исеменнән җибәрелгән булса да телефоннан акча сорап язылган хәбәрләргә ышанмаска куша.

“Җитәкчеләргә коллективларында аңлату эшләре үткәрергә киңәш итәр идек. Турыдан-туры күрсәтмә булмаган очракта, төрле смс хәбәрләргә, таныш булмаган затларга ышанмау мөһимлеген искәртергә кирәк”, - дип белдерде безгә Чаллы эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд