Чаллыда мотоциклда йөрүчеләрне тикшерәләр
Кагыйдә бозучыларга җитди чаралар күреләчәк.
24-25 апрельдә Чаллы инспекторлары мотоциклда йөрүчеләрне тикшерә. Игътибар үзәгендә юл кагыйдәләрен бозучылар, саклану экипировкасын кимәүчеләр һәм балигълык яшенә җитмәүчеләр булачак. 16 яше тулмаган балалар мотоцикл, мопед, скутер һәм машина белән идарә итәргә тиеш түгел. Тотылган очракта аларга 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф яный. 16 яшьтән кече балалар өчен ата-аналары җавап бирә. Яшүсмерләр балигълык яшенә җитмәгәннәр белән эшләү бүлегенә исәпкә куела.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан республикада мотоциклчылар катнашында 23 юл-транспорт һәлакәте булды. 2 кеше гомере өзелде, 24 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев