Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мылтык аскан исерек ир-ат төзүчеләр белән талашырга чыккан

Күрше йортта яшәүче иргә эш барышында чыккан тавыш ошамаган.

Җәй азагында автокаланың бер балалар бакчасы янында койманы алыштырган вакытта эшчеләр янына мылтык белән бер ир-ат чыккан. Күрше йортта яшәүче иргә эш барышында чыккан тавыш ошамаган. Исерек хәлдәге ир-ат эшчеләр янына ау мылтыгын асып килә һәм бәхәскә керә. 

Балалар бакчасында эшләүчеләр ашыгыч хезмәтләрне чакырту төймәсенә баса, һәм чакыруга ведомстводан тыш сак хезмәте вәкилләре килеп җитә.

Росгвардия хезмәткәрләре 63 яшьлек ир-атны подъездында тоткарлаган. Аның өендә тагын бер корал да булган: ирнең аларга рөхсәт кәгазе бар, тиешле документларның барысы да тәртиптә, корал сейфта сакланган. Эшчеләр белән булган җәнҗал вакытында ир-ат иңендә асылынып торган мылтыкка ядрә корылмаган булган.

Бу хәлдән соң ир-атны коралыннан мәхрүм иткәннәр, чөнки закон буенча аның белән урамда, өстәвенә, исерек килеш йөрү тыела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд