Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Олимпия уеннары чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина тавыш бирде

Шәһәрдәшебез сүзләренчә, спорт белән сайлаулар арасында билгеле бер уртаклык бар.

Бүген Чаллыда 2008 елгы Олимпия уеннары чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина тавыш бирде. Мәләкәс аръягы микрорайонында урнашкан 2826 сайлау участогына ул тормыш иптәше Россиянең халыкара класслы спорт мастеры,  җиңел атлет Антон Галкин белән килде.

Шәһәрдәшебез сүзләренчә спорт белән сайлаулар арасында билгеле бер уртаклык бар. Спорт та да, сайлауларда да лаеклы кеше җиңәргә тиеш дигән фикердә ул. 

“Без беркайчан да әлеге сәяси чарадан читтә калмыйбыз. Һәрвакыт тормыш иптәшем белән бергә үз гражданлык бурычыбызны үтибез. Кызыбыз әле кечкенә, килә алмады. Шуңа да без бүген аның имин киләчәге өчен дә тавыш бирдек. Россия белән лаеклы лидер идарә итәргә тиеш”, - дип белдерде спортчы.

Сайлаулардан соң шәһәрдәшебезне тагын бер мөһим вакыйга көтә. Бүген Чаллыда аның исемендәге традицион ярышлар үтәчәк. Анда 2007 елгы һәм аннан яшьрәк йөгерешчеләр 3 дистанциядә (300 метрга, 800 метрга, каршылыклар белән 2 км-га)  җитезлектә сынашачак. Җиңүче һәм призерларны кубок-медальләр һәм акчалата бүләкләр көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар 2024