Сорауга сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы җавап бирде.
Шәһәрдә кискен йогышлы чирләр һәм грипп узган атнага караганда 13 процентка арткан. Авыр хәлдәге кешеләрне йогышлы авырулар хастаханәләренә салалар.
«Борчылырга урын юк. Хастаханәләрдә урыннар, медикаментлар җитәрлек», – ди сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов. Чаллыда 258 меңгә якын кешегә гриппка каршы вакцина ясатылган.
Нет комментариев