Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пассажир автобус барган вакытта йөртүчегә ташланды - ВИДЕО

Тавыш-гауга 13 маршрутта чыкты.

Пассажир аркасында чак кына юл-транспорт һәлакәте булмый калды. 60 яшьләр тирәсе ир-ат автобус барган вакытта шофёрга ташлана. Янәсе ул бик әкрен бара. Автобус йөртүче канәгатьсез ир-атка җавап кайтара (видеода, кызганыч, тавышы язылмаган). Сүз артыннан сүз сугышуга китерә. Маршрут йөртүче кисәк туктый - пассажирлар чак кына имгәнми.  

Әлеге ситуация буенча “Шәһри Чаллы” редакциясе “Пассажирские перевозки” ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкинга шалтыратып белеште. 
“Әлеге ир-ат салонда 15 кеше була торып, сугыш оештыра. Автобус йөртүче кинәт тормозга баса. Ярый пассажирларга зыян килмәгән. Нишләп әкреп йөрисең дип тавыш чыгара башлаган бит ул! Башка сыймаслык! Автобуслар шәһәрдә сәгатенә 60 км тизлек белән йөри. Әле бит араларында тукталышлар да бар. Шуңа күрә зур тизлек белән йөрү мөмкин түгел”, - ди Николай Тятюшкин. 

Әлеге ир-ат бернинди җәзага да тартылмаган. Аны автобустан куып кына чыгарганнар. Чөнки модный “герой” пассажирлар белән йөртүчеләр көн саен очрашырга мәҗбүр. “Һәркайсына игътибар итә башласаң, полициядән кайтып та кермисең. Вакыт кына әрәм була”, - ди  Николай Тятюшкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт