Чаллыда «Пятёрочка»га ут төртүче - хатын-кыз
Хокук сакчылары аның эзенә видеокамералар аша чыкты.
ЗЯБ бистәсендәге «Пятёрочка»га ут төртүчене тоттылар. Ул – авыр шартларда яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз. Төнге якта чүплек савытыннан үзенә әйберләр эзләгән һәм тәмәке төпчеген сүндермичә чүплек савытына ташлаган. Янгын чыккач хатын-кыз куркып урыннан качкан.
Исегезгә төшерәбез, янгын 15 август иртәнге 4нче яртыда чыкты. «Пятёрочка» кибетенең бер өлеше янып бетте. Моннан тыш янда торучы 3 иномарка да зыян күрде. Аларның берсе янып бетте, калган икесенә 50-120 мең сумлык зыян салынды.
Янгын чыгаруда гаепләнүче хатын-кыз гаебен таный һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итә. Аңа җәза төре тикшерү тәмамлангач билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев