Бәйрәм күңелле узды.
Чаллы ипподромында "Питрау" бәйрәме узды.
Концертта Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, "Карендәшләр" ансамбле, "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары катнашты.
Бәйрәм кунакларын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, кершәннәр җәмгыяте җитәкчесе, бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы Виталий Агапов сәламләде.
Питрауда күңелле уеннар да, бүләкләр дә мул булды.
Нет комментариев