Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда республика бәйгесендә катнашачак татар кызларын сайладылар

Кемнәр алар?

 "Эврика" шәһәр мәдәният үзәгендә  "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый  оешмасы белән берлектә "Ак калфаклы татар кызы" Республикакүләм бәйгесенең шәһәр этабы узды.
Анда Чаллы шәһәре урта мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Хәмәтвәлиева Әдилә " (14 гимназия" гомуми белем бирү мәктәбенең 9Б сыйныф),
Петрова Азалия (52нче урта  гомуми белем бирү  мәктәбенең 8А сыйныф), 
Гарипова Әдилә (Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 9А сыйныф ), 
Ситдыйкова  Зәринә (58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9А сыйныф), 
Газетдинова Әдилә ( 45 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11А сыйныф), 
Ганиева Таңсылу (Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче Гимназиясенең 9В сыйныф), 
Мусина Зилә (54 гимназия гомуми белем бирү мәктәбенең 10сыйныф) укучысы - кызлар барысы да жюри әгъзаларына татар кызларының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген күрсәттеләр. 

Алар бәйге шартлары буенча төрле сынаулар үттеләр. Һәр сынауның нәтиҗәсен жюри әгъзалары баллар белән  билгеләп барды.

Бәйге барышында кызларның осталыгы, акылы, зиһене, фикерләү мөмкинчелекләре ачылды. Гүзәл кызларыбыз үзләренең чын татар кызлары булуларын расладылар. Бирем нәтиҗәләре буенча һәрбер кызга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Җиңүче итеп М.Вахитов исемендәге 2 гимназиясенең 9В нчы  сыйныф укучысы Ганиева Таңсылу, 45 нче урта белем бирү мәктәбенең 11 А сыйныф укучысы Газетдинова Әдилә һәм Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатының 9А сыйныф укучысы Гарипова Әдилә танылды. Нәкъ менә алар  Казанда "Ак калфаклы татар кызы" республика бәйгесендә  Чаллы данын   яклаячак. 

"Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова әйтүенчә,  кызлар барсы да бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр.
Мондый тырыш, милли рухлы балалар үстергән ата-аналарга рәхмәттән башка сүз юк. Аларга киләчәктә дә кызларының уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Бәйгеләр