Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда руль артына исерек килеш утырган ханымны тоттылар

Аңа 39 яшь.

"Пьяные водители Набережных Челнов" телеграм-чатына шәһәрдәшләр исерек машина йөртүче турында язып җибәрә. "Киа" машинасының номерларын да күрсәтәләр. Инспекторлар урынга чыга һәм Фоменко урамында машинаны туктата. Руль артындагы 39 яшьлек ханым чыннан да исерек була. Алкотестер белән тикшеренү үтүдән баш тарта. 

Аңа 30 мең сум күләмендә штраф салалар. Моннан тыш, таныклыгын да алалар - 2 елга кадәр руль арытна утырырга ярамаячак.

Исерек машина йөртүчеләрне күргән шәһәрдәшләрне инспекторлар телеграм-каналга язарга яисә 112, 02, 8(8552) 51-18-14 номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә сорый. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев