Чаллыда Сабан туе гөрли
Зур кунакларны җырлаттылар.
Иртәнге сәгать 10. Тәмле коймак исе аңкый, җыр-моң яңгырый, уен-көлке... Чаллы кунакларын зур капка төбендә авыл яшьләре җырлап каршы ала. Чаллыда - Сабан туе.
Быел бәйрәм аеруча ямьле. Татар орнаментларын кулланып чигүчеләр, курай ясаучылар, шәл бәйләүчеләр - бөтенесе дә бар.
Әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләре, милли йолаларны да онытмаганнар. Татар дәүләт драма театры артистлары килен төшерү мизгелен күрсәте.
Кунакка быел ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин килде. Мэр Наил Мәһдиев белән алар мичтә коймак пешерделәр.
"Ярый әле бәлеш пешертмиләр", - дип шаяртты Фәрид Мөхәммәтшин.
Пешерттереп кенә калмыйлар шул Чаллыда, җырлаталар да. "Мине сине шундый сагындым" җырына кушылмый булдыра алмады Дәүләт Советы рәисе. Баксаң, ул аның яраткан җыры икән.
Кунакларны төрле милләт вәкилләре (шәһәрдә аларның саны 87) сәламләде.
Сабан туе турында тулырак соңрак укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев