Чаллыда сарманлылар очрашачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сарманлылар очрашачак

Чарага керү ирекле.

14 апрельдә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Сарман якташлар җәмгыяте “Бергә булулары бик күңелле” дип исемләнгән очрашу кичәсе оештыра. Анда республикабызның төрле район-шәһәрләрендә гомер итүче сарманлылар җыелачак.

"Кичә кысаларында җирлегебездән чыккан танылган шәхесләр хатирәләрен яңартачак, концерт номерлары белән чыгыш ясаячак", - дип белдерде безгә Чаллы шәһәренең “Сарман якташлары” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Ишморатов.

Чарага керү ирекле. Ул 14 апрельдә 14:00 сәгатьтә үтәчәк. 6+

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев