Чаллыда скандинавия йөрешенә өйрәнергә теләүчеләр бармы?
Мастер-класслар дәвам итә.Дәресләр бушлай.
Чаллыда скандинавия йөреше буенча мастер-класслар дәвам итә. Алар атна саен шәһәр паркларында уза. Сишәмбе көнне Мәдәният һәм ял итү паркында оештырыла. Очрашу урыны – «күзәтү тәгәрмәче»ндә (колесо обозрения)янында. Чәршәмбе – Гренада паркында, пәнҗешәмбе – Энтузиастлар бульварында һәм «Яр буе» паркында («Спорт сарае» тукталышы) үткәрелә.
Скандинавия йөреше аеруча өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр арасында популяр. Ул сәламәтлекне ныгытуда ярдәм итә. Скандинавия йөреше кәефне күтәрә, йөрәк тибешен, кан әйләнешен яхшырта, мускулларны ныгыта, стрессны бетерә.
Исегезгә төшерәбез, скандинавия йөреше буенча мастер классалар «Сәламәтлеккә җиңел адым белән» проект кысаларында уза. Узган ел ТР Социаль фондының Чаллы бүлеге бушлай дәресләр үткәрү өчен республикакүләм грант отты. Бүгенге көндә 70 артык дәресләр оештырылды. Алар бушлай.
Белешмә өчен телефон: 8 927-406-79-77.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев