Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда солдат үзенә хат язган укучы белән очрашты

Ул хатны саклап йөрткән.

Чаллының 58нче мәктәбендә гадәти булмаган очрашу булды. Бирегә бала кулы белән язылган хатны саклап йөрткән солдат килде. Актлар залында махсус хәрби операциядә катнашкан Игорь Девяткинны алкышлап каршы алдылар. 

«КАМАЗ-Мастер» командасы вәкиле Игорь Девяткин 2022 елның июлендә махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән. Ярты ел «Тимер» батальонында хезмәт иткән.

Очрашуда ул хәрби хезмәттә Чаллы укучыларыннан килгән хатлар һәм шоколадларны алгандагы хис-тойгылары турында сөйләде. «Содатларның сезнең хатларны ничек укуын күрсәгез иде! Бронежилет кигән, кулына автомат тотып, тәүлек буе хәрби хезмәттә булган сау-сәламәт ирләр сезнең хатларны ачалар һәм елыйлар. Сезнең барлык хатларыгыз солдатларга барып җитте. Һәр хатыгызның үз солдаты бар», – диде ул.

Игроь Девяткинга хатны 5нче сыйныф укучысы Ралина Хөсәенова язган. Солдат аңа чәчәк бәйләме бүләк итте, рәхмәт әйтте. «Сезнең хатлар – безнең егетләргә иң кирәкле нәрсәгә ирешергә ярдәм итә. Солдатлар үзләрен көтүләрен, алар белән гоурланганнарын көтә, Моны балалардан ишетү аеруча мөһим», – дип искәртте.  

Сүз уңаеннан, «Солдатка хат» акциясен «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлеге оештырды. Анда 40, 58нче мәктәпләр, 78нче пролицей, «Өмет» интернат мәктәбе укучылары актив катнашты. Һәр хат эченә татлы бүләк тә салынган иде. 2022 елның ноябрендә алар меңгә якын хат яздылар. 

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция