Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда табибларга багышланган күргәзмә ачыла

Анда 9 династия вәкиленең фотосурәте урын алган.

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда табиб династияләренә багышланган «Сәамәтлек саклауга династияләр аша караш» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. 

Экспозициягә Чаллыда кешеләр сәламәтлеге сагында торган 9 гаилә әгъзасы: табиб, фельдшер, шәфкать туташларының портретлары куелган. Әлеге хезмәткәрләр еллар дәвамында кешеләрнең сәламәтлеге сагында торалар. 

Брагиннар-Дилмөхәммәтовларның гомуми стажы 220 ел. Денис Андреевич 4нче поликлиниканың терапевты-участок табибы. Ул эштән тыш, махсус хәрби операция зонасындагы балаларга гуманитар ярдәм дә җыя. Династиягә әбисенең әнисе Таисия Васильевна нигез салган. Бөек Ватан сугышы елларында ул кыр госпиталендә хирург булган. Җиңүне Берлинда каршылаган.

Касаева-Җәләевалар династиясенең гомуми стажы 55 ел. Династия вәкиле Диана Җәләева 3нче поликлиникада шәфкать туташы булып эшли. Ул бервакыт азык-төлек кибетендә тынчыккан баланың үлемнән коткарып кала.

Шәйдуллинар-Якуповлар исә халык сәламәтлеге сагында 155 ел. Нияз Шәйдуллин 5нче шәһәр хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире. Аның әтисе Рәшид Рәис улы 36 ел инде нәниләргә дөньяга килергә булыша. 

Җамалиевлар-Ситдыйковлар династиясенең гомуми стажы 145 ел. Гөлназ белән Рифат Җамалиевлар бик күпләргә якты дөньяны күрү бәхетен кайтарганнар. 

113 ел сәламәтлек сагында торучы Гомәровалар династиясенә Лениза ханым нигез салган. Ул 32 ел ашыгыч ярдәм станциясендә эшләгән. Кечкенә кызы Ландыштан: «Әниең кайда эшли», – дип сорагач: «Фельдшер булып эшли. Ул дөньяны саклый» дип җавап биргән. Ландыш Гомәрова сугыш ветераннары госпиталенең клиника-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты. 

Бустеряков-Западновларның гомуми стажы – 200 ел. Ирина Западнова 40 ел ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшли. Ә Иринаның әтисенең әтисе Иван Бустеряков хәзер «Кызыл Чаллы» исемен йөрткән районның земский докторы булган.

Кирилловлар династиясенә 102. Владимир Кириллов 1979 елда Чаллыда онкология хезмәтенә нигез салучыларның берсе була. Аның улы Владимир әтисе эзеннән китә. Ул 2нче шәһәр хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб-хирургы. 

Железновлар династиясенең гомуми стажы 86 ел. Светлана Ильинична йогышлы авырулар хастаханәсендә бүлек мөдире. Аның әнисе Миңнегөл Мәхмүтовна 55 ел операция ясаучы күз табибы булган. Ул 1000ләгән кешегә операция ясаган. Аның кияве Андрей Железнов, фаҗигале төстә атып үтерелгәнче,  4нче поликлиникада травматолог булып эшләде. Светлана белән Андрей Железновларның кызы Анастасия Хәйруллина 7нче поликлиниканың табиб-терапевты. 

Бикмәтов-Заһидуллинар династиясенә 220 ел. Булат Искәндәр улы БСМПда бүлек мөдире. Аның хатыны Гөлнара Дифатовна да шул хастаханәдә хезмәт куя.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек атып үтерелгән табиб