Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда табибларны җыйдылар. Теш дәвалау шифаханәсенә полиция килде

Ни булган?

1нче балалар теш дәвалау шифаханәсе коллективы бүген эштән бүленеп торды. Алар хокук сакчылары белән очрашты. Чаллыда мошенниклар белән алданучылар саны артуы күзәтелә. Аферистлар капканына пенсионерлар гына түгел, яшьләр дә эләгә. Шуңа күрә хокук сакчылары шәһәр учреждениеләре буенча лекцияләр белән йөри. 

Массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Артур Муллин мошенниклар белән еш кулланыла торган алдау схемалары турында сөйләде. Банк, полиция хезмәткәрләре булып шалтыратып, счёт һәм карта реквизитларын сораучыларга ышанмаска киңәш итте. Очрашуда берничә очракны да искә алды. Шуны белергә кирәк: аферистлар карта номерларын гына сорап калмый, кредит алдыртып, үзләренең счётларына күчертә. 

Фотолар Чаллының Эчке эшләр идарәсенең ММЧ белән эшләү бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд