Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын 71 ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр

«Республика бюджетыннан 1 млрд 726 млн сум акча керергә тиеш», – ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.


ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә кергән «Безнең ишегалды» программасы буенча  Чаллыда барлыгы  422 территория тәртипкә китерелгән. Моның өчен 6 млрд 189 млн сум акча тотылган.

«4 млрд 987 млн сумга 2 млн 22 мең кв метр юллар һәм тротуарлар төзекләндерелде. 601 млн сумга урамнар яктыртылды. Шул ук суммага балалар, спорт һәм урам җиһазлары яңартылды. 2023 елда  84 ишегалды төзекләндерелде. Киләсе елда тагын 71 ишеаглды тәртипкә китереләчәк. Шәһәргә  республика бюджетыннан 1 млрд 726 млн сум акча керергә тиеш», – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Җитәкчеләр шәһәр халкын төзәтелгән ишегалларындагы җиһазларны ватмаска, буямаска өндәделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев