Чаллыда тагын ничә мәктәп төзеләчәк?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын ничә мәктәп төзеләчәк?

Мэр әйтте.

8 ел эчендә Чаллыда 10 мәктәп һәм 24 балалар бакчасы төзелде. Әмма болар гына җитми, ди мэр Наил Мәһдиев. Шәһәргә кимендә тагын 2 мәктәп һәм 4 балалар бакчасы кирәк. 

«Мәләкәс аръягында һәм 72 комплекста мәктәпләр төзү планлаштырыла. Моннан тыш тагын 4 балалар бакчасы кирәк. Балалар саны арта. Өстәмә объектлар булмаса, катлаулы хәлдә калачакбыз», – ди мэр.   

Быел Яшьлек микрорайонында яңа төзелгән 42нче профильле лицей ишекләрен ачачак. Анда 5-11 сыйныф укучылары белем алачак. Яңа мәктәп төземәгән булсалар, шул микрорайондагы 42нче мәктәп укучылары 3 сменада укырлар иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев