Чаллыда тагын җылытачакмы?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын җылытачакмы?

Синоптиклар фаразы.

Татарстанда җылы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Көнбатыштан секундына 10 метр тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка күчә, көндез аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. 

5 сентябрь көнне урыны белән яңгыр явуы ихтимал. КФУ профессоры Юрий Переведенцев белдерүенчә, бу атна ахырында Арктикадан салкын һава агымнары үтеп керү нәтиҗәсендә республикада сизелерлек суытачак. Көндез температура +10 градуска кадәр төшәчәк. Киләсе атнада +4кә кадәр суытачак. Хәтта беренче кар яварга мөмкин. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев