Сезон башыннан табибларга 334 кеше мөрәҗәгать иткән.
Әлеге мәгълүматны ТР Роспотребнадзор идарәсе җиткерде. Лидерлыкта – Казан. Анда зыян күрүчеләр саны – 400дән артык. Түбән Кама һәм Әлмәт хастаханәләренә 250дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Белгечләр әйтүенчә, күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда 29,3 % күбрәк. Зыян күргән кешеләрдән алынган талпаннарны экспертизага җибәргәннәр. 840 талпанның 142дә боррелиоз китереп чыгаручы инфекция ачыкланган.
Нет комментариев