Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда талпаннар уянган

Этләргә һөҗүм итә башлаган.

Яз иртә килү сәбәпле, Чаллыда талпаннар уяна башлады. Гадәттә алар апрель-май айларында активлаша иде. Беренче зыян күрүчеләр – этләр. 

"Кояш чыгу белән туфрак температурасы күтәрелә. +10...+15 градуска җитсә, үлән калкып чыккан җирләрдә талпаннар күренә башлый. Аларга шул температура җитә», – ди балалар экология-биология үзәге җитәкчесе Владимир Товма.

Табиблар алдан саклану чаралары күрергә киңәш итә. Урман, агачлыклардан кайткач, тәннәрн еяхшылап карарга кирәк. Әгәр кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Талпанны пыяла савытка салып, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алган очракта талпан кадалган урынны йод яки спирт сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3–5 елга җитәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев