Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасын ачуда катнашты - ФОТОЛАР

Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, театр бинасы РФ һәм ТР хөкүмәтләре, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ярдәме белән төзелде.


Чаллыда тарихи вакыйга: «Мастеровые» рус драма театры 1 сентябрьдә заманча яңа бинага күчте. Дүрт катлы яңа бина 13 мең кв.метр мәйданны били. Әлеге зәвыклы, матур бинаны төзү 1 миллиард 800 млн сумга төште. 
Шәһәрдәшләрнең шатлыгын уртаклашырга  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, шәһәр мэры Наил Мәһдиев  һәм башка мәртәбәле кунаклар килде. 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында: «Ярты миллионлы Чаллы халкы театрга яна бина төзү турында хыяллана иде. Без сезнең хыялны тормышка ашырдык», – диде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев үз чиратында шәһәр халкына искиткеч матур театр бинасы бүләк иткән өчен Россия  һәм Татарстан Президентларына – Владимир Путин белән Рөстәм Миңнехановка, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага рәхмәт әйтте, чөнки алар ярдәме белән әлеге объект федераль бюджеттан финансланды. 
Татарстан Президенты театр коллективына матди-техник базаны ныгыту өчен сертификат бүләк итте. «Евростиль» компаниясе генераль директоры Илнар Гайсин театр директоры Армандо Диамантэга символик ачкыч тапшыргач, кунаклар бина эченә үттеләр.  Бина сәнгатьнең барлык таләпләренә туры китерерлек итеп  төзелгән. Кунаклар аны: «Искиткеч», – дип бәяләделәр. Бинада тегү остаханәсе, 100 кешелек репетиция залы, артистлар өчен бүлмәләр бар.«Мастеровые»ның шатлыгын уртаклашырга Г.Камал театры директоры Илфир Якупов, Чаллы татар дәүләт драма театры, курчак театры артистлары да килгән иде.  
«Мастеровые» рус драма театры яңа сезонда тамашачыларына 6 премьера әзерли. Бу театр тарихында рекордлы сан. Яңа сезонда коллектив яңа бинага күчеп кенә калмады, труппага 10 яшь  артист та килде. Хәзер спектакльләрне 492 урынлы – зур һәм 100 урынлы кече залда карарга була. Моннан тыш, әниләре спектакльдә булганда балалар өчен махсус бүлмә дә бар. Кафе белән буфет та тамашачыларның яраткан урыны булыр дип ышандыралар театрда. 
Театрның яңа бинасын тасвирларга сүзләр табып бетерү дә кыен. Һәр почмагыннан театр рухы бөркелеп торган  матур, затлы бинаны барып күрергә кирәк. Бу бинада театр коллективы тагын да яхшырак уйнар дип ышанасы килә. 
Мэр булып эшләгәндә Наил Мәһдиев Бөгелмәдә театр ачкан иде. Соңгы 3 елда Россия һәм Татарстан Президентлары ярдәме белән Чаллыда татар һәм рус дәүләт драма театрлары яңа биналы булды. Бу шәһребезнең мәдәниятле кала икәненә нигез булып тора. 

Зөлфия ГАЛИМ
Гөлия Ибатуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр