Чаллыда төп чыршыны 20 декабрьдә ачалар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төп чыршыны 20 декабрьдә ачалар

Биредә 31 декабрьдән башлап 13 январьгә кадәр төрле чаралар оештырыла.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов әйтүенчә. иҗтимагый киңлекләрдә бәйрәм чаралары 11 декабрьдә башлана.

«Азатлык» мәйданындагы шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы 20 декабрьдә була. «Яңа ел серпантины» дип исемләнгән театраль-музыкаль тамашада Чаллының күренекле артистлары, иҗат колективлары катнаша. 

31 декабрьдә «Азатлык» мәйданында Сидоровка, Мәләкәс арьягында да яңа елны каршы алу бәйрәмнәре була. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа ел бәйрәме Азатлык мәйданы төп чыршы

Нет комментариев