Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Үзбәкстан кешесен кулга алдылар

Сәбәбе - бейсболкасында.

Чаллы судында Үзбәкстан гражданинына карата административ хокук бозу турында карар чыгарылды. Сәбәбе бейсболкасындагы рәсем белән бәйле. Анда сигез кырлы йолдыз сурәтләнгән. Башкача аны «роза ветров/ звезда воров» дип йөртәләр. Ул «Арестантлар җинаять бердәмлеге» хәрәкәтенең символикасы булып тора. 2020 елда Россиядә экстремистик символикалар рәтенә кертелде һәм аны куллану закон буенча катгый тыела. 

Үзбәкстан гражданины гаебен танымады. Әлеге символиканың экстремистик булуын белмәвен әйтте. Суд аңа 5 көнлек арест билгеләде. Моннан тыш, бейсболкасын юк итәргә дигән карар чыгарды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев