Чаллыда хәрби белән хушлаштылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрби белән хушлаштылар

Разведчикка 31 яшь иде

Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган Александр Решетниковны соңгы юлга озаттылар. Аны Дан аллеясына җирләделәр. 

31 яшьлек егет разведчик булып хезмәт иткән. Хәрби заданиене үтәгәндә һәлак булган.

Александр Решетниковның соңгы юлга озатырга әти-әнисе, туганнары, хакимият вәкилләре, дуслары  килгән иде.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов солдатның әти-әнисең тирән кайгысын уртаклашты, Ватанга лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


су елга фаҗига өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев